Никах шартлары Аллаһ бер булуны кабул итү, астагы сүзләрне әйтеп Гәрәпчә: Ләә иләһә иллә Ллаһ, Мөхәммәд расүүлү Ллаһ. Тәрҗимәсе: Аллаһтан һич иләһ юк һәм Мөхәммәд Аллыһының колы һәм илчесе. Ризалык (башта кыздан сорала, соңыннан егеттән) Кыз әйтә: Мин (мәсәлән: Фатима Мөхәммәд кызы) үз ризалыгым белән (Салих улы Гәбдулла улына) кияүгә чыктым (үткән заманда). Егет әйтә: Мин (мәсәлән: Салих улы Гәбдулла) үз ризалыгым белән (Фатима Мөхәммәд кызын) хатынлыкка алдым (үткән заманда). Мәһәр (егеттән кызга бирелә торган никах бүләге) Мәһәр һәркемнең хәленчә салына, аны кыз үзе сайлый ала, шулай ук егет белән кыз үзара сөйләшеп килешә алалар. Иң яхшы мәхәр – никахка комачауламый торган була. Шаһитләр Иң азы 2 егет яки 1 егет һәм 2 хатын кыз була алалар. Шаһитләр берьяклыгына түгел, бәлки ике яктанда булу хәерле булып тора. Таләпләр 1.Никахта хатын-кызлар озын итәкле күлмәктә һәм яулыкта, ир -атлар тезләрне капларлык чалбарда булырга тиеш. 2.Никахтансоң дәвам итеп хәрәм мәҗлесләр җыю тыела. Алай иткән кеше Аллаһтан, диннән көлә һәм хәләл юл белән башлап җибәрелгән тормышның бәрәкәтен юкка чыгара. 3.Хатын-кыз беренче тапкыр кияүгә чыкканда ата-анасы, ата-аналары юк икән аның опекуны никахта катнашырга тиеш була. |
Условия никаха (бракосочетания) Признание единственности Аллаха как бога, сказав ниже следующие слова Арабский текст: Ляя иляха илля Ллах, Мухаммад расулю Ллах. Перевод: Нет бога кроме Аллаха и Мухаммад Его раб и посланник. Согласие (сначала спрашивают у невесты, затем у жениха) Невеста говорит: Я (пример: Фатима дочь Мухаммада) по своему согласию вышла замуж (в прошедшем времени) за (пример: Абдуллу сына Салиха). Жених говорит: Я (пример: Абдулла сын Салиха) по своему согласию взял (в прошедшем времени) в жены (пример: Фатиму дочь Мухаммада). Махр (брачный дар жениха невесте) Махр выплачивается по возможности, его выбирает либо сама невеста либо по договоренности с женихом. Самый лучший махр – тот, котрый не припятствует никаху. Свидетели Минимальное кол-во. свидетелей – это 2 мужчин, либо 1 мужчина и 2 женщины. Лучше, если свидетели будут с обеих сторон, со стороны невесты и со стороны жениха. Условия 1.На никахе женщины должны быть в длинном платье и в платке, мужчины в брюках ниже колен. 2.После никаха недозволительно устраивать запретные, со стороны религии, праздники. Ибо таким образом молодая семья лишает себя блага, после того как связала себя халяльным (дозволенным) путем. 3. Присутсвие родителей или опекуна обязательно, если девушка выходит замуж впервые. |
Тәбрикләү сүзләренә ошбу доганы өстәп була
К словам поздравления можно добавить следующие пожелания
Ата-ана догасы Пожелания родителей
Ләә дҗәгәләкүмү Ллаһү фитнәтән фи дунья үә ләә филь әхирати
Аллаһ сезне ике дөнья фетнәсеннән сакласын!
Да убережет вас Аллах от разногласий и ссор в обоих мирах!
Егет укый торган дога Дуа читаемое женихом
Аллаһүммә инни әсъәлүкә хайраһә үә хайара мә дҗәбәлтәһә гәләйһи, үә әгүзү бикә мин шәрриһә үә шәрра мә дҗәбәлтәһә гәләйһи
Ий Аллаһ! Биргән нигмәтеңне яхшы кыл һәм яхшылык белән тупла, һәм хәр начарлыктан арындыр!
О Аллах! Сделай ее благом и вложи в нее благо, и не делай ее злом для меня!
Кыз укый торган дога Дуа читаемое невестой
Аллаһүммә инни әсъәлүкә хайраһү үә хайара мә дҗәбәлтәһү гәләйһи, үә әгүзү бикә мин шәрриһи үә шәрра мә дҗәбәлтәһү гәләйһи
Ий Аллаһ! Биргән нигмәтеңне яхшы кыл һәм яхшылык белән тупла, һәм хәр начарлыктан арындыр!
О Аллах! Сделай его благом и вложи в него благо, и не делай его злом для меня!
Кунакларның тәбрикләу сүзләре Пожелания гостей
Бәракә Ллаһу ләкүм үә бәракә гәләйкүм үә дҗәмәгә бәйнәкүмә филь хайр
Аллаһ сезгә бәракәт өстәсен. Да прибавит вам Аллах благ
Принимаем заявки:
Обращаем ваше внимание на то, что данный интернет-сайт носит исключительно информационный характер и ни при каких условиях не является публичной офертой, определяемой положениями Статьи 437 Гражданского кодекса Российской Федерации.